Ел укытучысы Арман Костанян: «Балаларны тыңлый белегез»

Югары Ослан районындагы Иннополис лицеенда эшләүче Арман Костанян «Ел укытучысы – 2023» республика бәйгесе җиңүче булып танылды. 28 яшьлек мөгаллим балаларга математика өйрәтә. Сентябрь аенда Мәскәүдә узачак бәйгедә ул Татарстан данын яклаячак. Республиканың иң шәп укытучысы белән замана укучылары, ватанпәрвәрлек, бүгенге мәктәп турында сөйләштек.

Арман Артурович, бүген мәктәпләрдә ватанпәрвәрлеккә аерым игътибар бирелә башлады. Чипсы ашап, кулларыннан телефон төшермәгән балаларда бу хисне тәрбияләп буламы?

– Ә алар ватанпәрвәр түгел дип сезгә кем әйтте? Бик тә патриотлар. Тик замана баласында ул икенче төрлерәк чагыла. Хәзер патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. Тик бу эшне әле генә башладык дип әйтә алмыйм. Ул электән үк алып барыла. Әмма гаиләдә булмаса, мәктәп кенә таләп итсә, бу көчләп тагылган фикер булачак. Бергә тәрбияләргә кирәк.

Замана балалары социаль челтәрләрдә яши. Алар белән интернетта аралашасызмы? Нәрсәгә өстенлек бирәләр?

Социаль челтәрләрдән качып булмый. Качарга да кирәкми, бары дөрес  кулланырга өйрәтергә генә кирәк. «Ютуб», «Телеграм» каналларында сәхифәләрем бар. Анда математикадан бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен видеороликлар куям. Балалар өчен файдалы мәгълүмат бирәм.

Алар үзләрен ишетүне тели. Социаль челтәр – фикер белдерү, үзләрен күрсәтү, җавап алу өчен мәйданчык. Чын тормышта менә боларны эшли алмаганга күрә, социаль челтәрләрдән җавап табарга тырышалар, дип уйлыйм. Укытучылар, әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: балаларны тыңлый һәм ишетә белегез!

Хулиган балалар элек тә булган, хәзер дә бар. Андыйларны ничек тыңлатырга?

– Дәрестә карандаш атучымы, әллә сугыш чукмарымы? Хулиган – киң мәгънәгә ия төшенчә. Безнең уку йортында андый нәрсә юк. Әгәр укытучы кызык булса, аның фәне дә укучыда кызыксыну уятачак. Без шәхес үстерергә, балаларны мавыктыру юлларын эзләргә тиеш. Менә шул вакытта укучылар белемгә дә тартылачак. Хулиганлыкка да, телефон белән мавыгырга да вакытлары калмас.

Әтиәниләр укытучы өчен дусмы, әллә дошманмы?

– Әти-әниләр укытучыны хуплаучы булырга тиеш. Әти-әниләр – бер, укытучы икенче төрле сөйләгәндә, алга китеп булмый. Шөкер, барлык әти-әниләр дә сүземне тыңлый, фикеремә колак сала. Бергәләп укучыларны үстерергә, кирәкле юнәлеш бирергә тырышабыз.

Танышларыгыз арасында мобилизацияләгән укытучылар бармы? Мөгаллимнәр махсус хәрби операциядә катнашырга тиешме, әллә аларның урыны мәктәптәме?

Төрткеле сорау. Африка мәктәбендә шундый гыйбарә бар: «Дәүләтне таркату өчен, мәгариф системасын җимерергә кирәк». Белем бирү системасы булмаса, белемсез буын үсәчәк. Кешеләрне укымаган табиблар дәвалаячак, надан юристлар закон чыгарачак, белеме җитмәгән икътисадчылар икътисадны таркатачак. Мәгариф туктарга тиеш түгел, шуңа күрә укытучылар укытырга тиеш, дип саныйм.

БДИ турында бәхәсләрнең беткәне юк. Ничек уйлыйсыз, аннан баш тартырга кирәкме?

Юк, баш тартырга кирәкми. Ул инде ун елдан артык уздырыла. Елдан-ел камилләшә бара. Узган ел беренче тапкыр унберенче сыйныфларны чыгардым. Минем сыйныфта иң зур балл 94 булды. Республика буенча математикадан уртача иң зур балл безнең лицейда – 86 балл.

Укытучы бәйрәмдә укучылардан чәчәк, бүләк алырга тиешме?

– Бабам еш кына: «Бирәләр икән, ал, кыйныйлар икән, кач», – дип шаярта. Рәхмәт әйтсәләр, һәрвакыт күңел була. Әгәр чәчәк, шоколад бирәләр икән, ник алмаска? Туган көнгә бүләкне алабыз бит.

Мәктәпкә очраклы гына килеп эләктем, дидегезҮкенмисезме?

– Яңа гына университетны тәмамлаган чак. Җәй көне танышым, математика укытучысы Надир Курамшин: «Иннополис лицеена математика укытучысы кирәк, әйдә, эшләп карамыйсыңмы?» – дип тәкъдим итте. Башта каршы килдем. Ни өчен дигәндә, укытучы булу уема да килмәгән иде. Тик әлеге тәкъдим атна буе истән чыкмады. Барып карарга уйладым. Әңгәмә уздырып, сайлап алдылар. Бер дә үкенмим, эшемнән канәгать мин. Лицейдагы барлык укытучыларны остазларым дип саныйм. Алтынчы ел укытам инде.

Педагоглар арасында да, арып, эштән чыккан кешеләр бар. Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

– Чирек ахырында, контроль, бөтенроссия тикшерү эшләре, сынау имтиханнары узганда арыган чаклар була. Башкарган эш күңелгә ошарга тиеш. Әгәр син аннан ләззәт алмасаң, янарга күп кирәкми. Коллективта мохит яхшы булу да мөһим. Бу очракта һәрвакыт күзләрдә – очкын, күңелдә теләк барлыкка килә.

Буш вакытларымда музыка белән шөгыльләнәм. Фортепианода уйныйм, фильмнар карыйм, китап укыйм. Мозаикалар җыярга яратам. Пазллардан торган кечкенә генә картиналар галереям бар.

Яшьләрне, ир укытучыларны мәктәпкә ничек җәлеп итәргә?

Риторик сорау. Мәктәпләрдә хезмәт хакын арттырырга кирәк. Кызганыч, эш хакы югары түгел. Ир-ат укытучылар саны арта. Мәгариф үзгәрә, яңа мәктәпләр төзелә, заманча җиһазлар белән баетыла. Мәктәптә балага гына түгел, укытучыга да кызык булырга тиеш. Менә мине дә җәлеп итте бит әле.

Арман, сез туган телегезне беләсезме? Гаиләдә горефгадәтләр, мәдәниятләрне ничек саклыйсыз?

– Тамырларым – Әрмәнстаннан, әмма Бөгелмәдә тудым. Казанда үстем, укыдым. Туган телемне бик яхшы беләм. Кечкенә чакта гаиләдә барыбыз да әрмәнчә генә сөйләштек. Туган тел югалмый, онытылмый. Бу минем өчен бик мөһим. Милли бәйрәмнәрне дә үткәрәбез.

Татар телен ничек өйрәндегез? Кыенлыклар булдымы?

– Татарчаны мәктәптә үк өйрәндем. Студент елларында «Сәләт» лагерена эләктем. Андагы мохит татар телен үстерергә булышты. Үземчә яхшы гына беләм дип саныйм. Татарстанда яшибез, шуңа күрә белмичә ярамый.

Мәгариф системасында нәрсәне үзгәртер идегез?

– Мәгариф системасында әкренләп барысы да үзгәреп бара. Дөнья үзгәргәндә, без генә бер урында тукталып кала алмыйбыз. Элек бер һөнәр буенча укып, гомер буе шул тармакта эшләсәләр, хәзер алай түгел. Кеше үз гомерендә 5–6 төрле яңа һөнәр ала. Укуга караш та, алымнар да үзгәрә.

Укучыларыгыз конкурста җиңүегезне ничек кабул итте?

– Сөенеп, әлбәттә. Балалар: «Без сезнең җиңәчәгезгә шикләнмәдек тә», – дип әйтә. Мин конкурска әзерләндем, көрәштем һәм җиңдем. Дөрес, үтәсе юл нервларны аз какшатмады, бәйге киеренке булды, әмма нәтиҗәсе бар, өметләр акланды. Хәзер инде илкүләм бәйгедә бәллүр пеликан өчен көрәшәчәкмен.

Сентябрь анда сезне Мәскәүдә зур сынау көтәКонкурска ничек әзерләнәсез? Мәгърифәт министры Сергей Кравцовка нинди сорау бирергә җыенасыз?

– Узган бәйгедән соң ял итәм әле. Тиздән тотынам. Өметләрне аклармын дип уйлыйм. Министрга да сорау бирәчәкмен. Аны үзенә генә әйтермен.

Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү