30 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә вулканолог көне

Вулканнарны өйрәнүче галимнәрнең рәсми булмаган бәйрәме. Бу – 1956 елда Камчаткадагы Безымянный вулканы аткан көн.

Йортсыз кеше көне

Россиядә «Ярдәм кирәк» фонды, «Шундый эшләр» порталы, «Төн куну урыны» оешмасы инициативасы белән 2017 елдан бирле үткәрелә. Безнең илдә төрле мәгълүматлар буенча 1 млн нан 4,5 млн га кадәр йортсыз кеше бар дип исәпләнә.

Алясканы сату

156 ел элек (1867) Россия Америка Кушма Штатларына Аляска ярымутравын сату турындагы килешүгә кул куя

Аляска рус тикшеренүчеләре Михаил Гвоздев һәм Иван Федоров тарафыннан 1732 елда ачыла. Яңа биләмәләргә рус сәнәгатьчеләре, сәяхәтчеләр нигез сала. Ярымутрау 7,2 млн доллар алтынга (бер акр җир өчен 2 цент) сатыла. Шулай ук берничә архипелаг, Беринг диңгезендәге утраулар да Америкага күчә. Сатылган коры җирнең мәйданы 1,5 млн кв м була.

1995 елның 30 мартында Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы уза

Аны республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Марат Сираев ача. Шул вакыттан бирле республика парламенты даими нигездә эшли башлый. Беренче чакырылыш Советына 130 бер мандатлы сайлау округыннан 130 депутат сайлана. ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп Василий Лихачевны билгелиләр. Аның урынбасарлары Ренат Харисов һәм Зилә Вәлиева була. Татарстанда актуаль мәсьәләләр буенча эшче төркемнәр тарафыннан булдырылган закон проектларын оператив карау мөмкинлеге барлыкка килә.

2020 елның 30 мартында Татарстан территориясендә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә үзизоляцияләү режимы кертелә

Карарны Рөстәм Миңнеханов кабул итә. Өзлексез җитештерү предприятиеләрендә эшләмәүчеләргә өйдән даруханәгә яки азык-төлек кибетенә кадәр генә чыгарга була, ә полиция һәм Роспотребнадзор, рейдлар үткәреп, тәртип саклый. Локдаун илдәге эпидемиологик вазгыятьне тотрыкландыруга кадәр кертелә. Өстәвенә, төбәк чикләреннән чыгарга киңәш ителми. Татарстанлылар өйләрендә, барлык россиялеләр кебек үк, апрель буе утыра. 2020 елның 12 маеннан республикада үзизоляцияләү режимы рекомендация характерында була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү