Владимир Путин: “Россиядә торак һәм юллар төзүне киметмәскә кирәк”

Инфраструктураны үстерүгә бюджеттан өстәмә кредитлар бирелгән.

Россия Президенты Владимир Путин илдә юллар һәм торак төзелешенең рекордлы темпта алып барылуын һәм аны саклап калырга кирәклеген белдергән.

Дәүләт башлыгы кичә Министрлар Кабинет әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, узган елда торакны файдалануга тапшыру буенча да, автомобиль юлларын төзекләндерү буенча да рекордлы күрсәткечләргә ирешелгән. Хәзер Хөкүмәт алдында төбәкләрдә бу темпны киметмәү бурычы тора.

Путин әйтүенчә, бу мәсьәләне ул вице-премьер Марат Хөснуллин белән бергә караган. Билгеле бер кыенлыклар бар, әмма аларны хәл кылу юллары билгеләнгән. Инфраструктураны үстерүгә бюджеттан өстәмә кредитлар – 315 миллиард сум бирелгән.


Фикер өстәү