Мәктәптә информатика дәресләрендә дроннар белән идарә итәргә өйрәтүне тәкъдим иткәннәр

Әлегә пилотсыз очкычлар ясау һәм алар белән идарә итү осталыгына бары тик түгәрәкләрдә генә өйрәнергә мөмкин.

Мәктәпләрдә информатика курсына дроннарны программалау, идарә итү һәм алардан файдалану нигезләрен кертүне тәкъдим иткәннәр. Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев шундый тәкъдим белән чыккан. Бу җәһәттән ул вице-премьер Татьяна Голикова исеменә хат юллаган, дип яза RT.
Хатта әйтелгәнчә, технологияләрнең үсүе балаларда чорыбыз таләп иткән белемнәр һәм күнекмәләрне булдыруга ярдәм итәчәк.

Сухарев билгеләп үткәнчә, соңгы вакытларда пилотсыз очкычлар киң таралган. Аларны хәрби-сәнәгать комплексында гына түгел, бәлки патрульлек итүдә, һавадан фотога төшерү, геодезия эшләрендә, төрле объектларны күзәтүдә дә кулланалар.

Дрон операторы һөнәре махсус хәрби операция чорында аеруча мәһимгә әйләнде. Укучыларның заманча технологияләр белән бик нык кызыксынуына карамастан, әлегә фәкать түгәрәкләр һәм секцияләрдә генә дроннарны ясау, идарәгә итүгә өйрәнергә мөмкин.

Депутат үзенең хатында пилотсыз очкычларны программалау, идарә итү һәм алардан файдалануны мәктәпнең информатика дәресенә кертү мәсьәләсен карап тикшерүне сорый.


Фикер өстәү