«Созвездие-йолдызлык» фестивалендә катнашучыларның саны 1,3 миллионнан арткан

8-12 апрель көннәрендә Казанның «Уникс» һәм «Пушкин» концертлар залында XXIII «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Быелгы фестивальдә барлыгы 60 меңләп бала катнашкан. Шуларның 6 меңгә якыны финалда очрашачак. Ә 23 ел дәвамында фестивальдә катнашучыларның гомуми саны 1,3 миллионнан артып киткән.

— Бу — фестивальне оештыруга гына түгел, ә аның эчтәлеге, мәгънәсенә дә җаваплы карарга җаваплылык өсти торган гаять җитди сан, — диде матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. — Әлеге фестиваль кебек чаралар бүген — мәгълүмати «тәртипсезлек» хөкем сөргән заманда аеруча әһәмиятле.

Министр фестивальне оештыру өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган акчалата ярдәмнең 9,7 млн сумга (моңа кадәр ул 84 млн сум тирәсе булган) артуы турында да хәбәр итте.


Фикер өстәү