18 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья конфет көне

Беренче конфетлар моннан өч мең ел элек Борынгы Мисырда пәйда булган дип фаразлана. Алар балдан, хөрмәдән һәм миндальдән ясалган. Шунысы кызык: конфет тәм-том булып түгел, ә дару булып саналган һәм даруханәләрдә сатылган. Бүген конфетларның ниндиләре генә юк. Һәркем үзе теләгәнен сайлый ала.

 Галстук көне

Бәйрәм 2003 елда Хорватиядә барлыкка килә. Бу аксессуарның барлыкка килүе безнең эрага кадәр 220 елдан исәпләнә. Ул башта муенга бәйләнә торган ефәк яулык формасында була. Людовик XIV кә бу шул дәрәҗәдә ошый ки, ул аны дворянлык билгесе итеп кертә. Тора-бара бу аксессуар башка илләргә, беренче чиратта Англиягә үтеп керә.

Аляска АКШка бирелә

Аляска XVIII гасырның беренче яртысында Россия империясе составына кушылган. 1799 елдан 1867 елга кадәр Аляска һәм якындагы утраулар белән Русия-Америка ширкәте идарә иткән. Кырым сугышы вакыйгалары бу төбәкнең бөтенләй сакланмаганлыгын күрсәтә. Шунлыктан, бу территорияне бушка югалтмас өчен, Россия хөкүмәте Алясканы сатып җибәрү турында карар кабул итә.

Алясканы сату турындагы килешүгә 1867 елның 30 мартында Вашингтонда кул куела. 1 миллион 519 мең квадрат километр территория алтын белән 7,2 миллион долларга сатыла.

Рәсми рәвештә Аляска АКШка шул елның 18 октябрендә тапшырыла. Ситка фортына адмирал Алексей Пещуров җитәкчелегендә Россия комиссионерлары килә, биредә тантаналы рәвештә Россия әләме төшерелеп, Американыкы күтәрелә. АКШ ягыннан тантанада генерал Лавелл Руссо җитәкчелегендә 250 солдат катнаша. 1917 елдан башлап 18 октябрь Аляска көне буларак билгеләп үтелә.

Корбаннар

32 ел элек (1991) РСФСР Президенты Борис Ельцин «Сәяси репрессия корбаннарын аклау турында» гы законга кул куя. 1920 нче еллар азагыннан 1950 нче елларга кадәр Советлар Союзында репрессиягә миллионнарча кеше дучар була. Кайбер мәгълүматлар буенча, 1921 елдан 1953 елга кадәр 4 миллионнан артык кеше репрессиягә эләккән, аларның 800 меңгә якыны атып үтерелгән. 1930 нчы елларда СССРда аерым бер халыкларны күчереп утырту башланган. 14 халык вәкилләре тулаем, 48е өлешчә Казахстанга, Себергә депортацияләнгән. Экспертлар бәяләмәсе буенча, андыйларның саны 6 миллионнан артып киткән. Сәяси репрессия корбаннарын аклау 1956 елда, КПСС ҮК беренче секретаре Никита Хрущев докладыннан соң башлана.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү