Татарстанда кайчан кар ятачагын әйткәннәр

Казан федераль университеты доценты Тимур Әүһәдиев “Татар-информ” хәбәрчесенә безнең төбәктә 17 ноябрь тирәләрендә, һава температурасы 0дән түбәнгә төшкәч, кар ятуын искәртеп үткән.

Шул ук вакытта, белгеч әйтүенчә, быел көзнең соңгы ае аномаль җылы – нормадан якынча бер градуска җылырак булыр дип көтелә.

“Бу хәл кар ятуга ни дәрәҗәдә йогынты ясар – анысын әлегә әйтүе кыен”, – дип билгеләп үткән Әүһәдиев. КФУ доценты шулай ук декабрь аеның – нормадан суыграк, ә февральнең – җылырак булуы фаразлануын әйткән.


Фикер өстәү