Бразилия илчесе Казанны, Россиянең туристлык җәүһәре, дип бәяләгән

Казан Россиядә туристлык җәүһәрләреннән берсе булып тора. Бразилиянең Россиядәге илчесе Родриго Баэна Соарес Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән очрашуда шул хакта белдергән, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Ләйлә Фазлыева, кунакны сәламәләп, Россия белән Бразилия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында, Татарстанның Бразилия белән хезмәттәшлекне үстерүне югары бәяләвен билгеләп үткән. “Безнең республикага визитыгыз ике ил арасындагы уңышлы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирәчәк”, – дигән ул. Моннан тыш вице-премьер Бразилиянең Татарстан өчен мөһим сәүдә партнеры булып торуын искәрткән. Аның әйтүенчә, аерым алганда, быел тышкы сәүдә әйләнешенең үсүе шуңа ишарәли. Шул ук вакытта элемтәләрне алга таба ныгыту өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланылмый әле, дип билгеләп үткән Ләйлә Фазлыева.

Родриго Баэна Соарес, үз чиратында, Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклашкан.


Фикер өстәү