Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районыннан үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә китүче ир-егетне “Батырлык өчен” медале белән бүләкләгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районыннан 42 яшьлек Марат Нәбиуллинны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләгән. Ир-егет үз ихтыяры белән махсус хәрби операция зонасына киткән булган, дип яза “Менделеевские новости”.

Марат Нәбиуллин Херсон өлкәсендә – Белогорское юнәлешендә хезмәт иткән. Аягы яраланганнан соң берникадәр вакыт Севастополь һәм Владикавказ госпитальләрендә дәваланган. Шуннан соң өенә, гаиләсе янына әйләнеп кайткан.

Үзе әйтүенчә, яралануы сәбәпле, хезмәтен дәвам итә алмаган. Шул ук вакытта аның иптәшләре – әле һаман алгы сызыкта. Ватанпәрвәрлек, рухи ныклык, җиңүгә ышану көче безнең һәркайсыбыз өчен бик зур илһам чыганагы булып тора, ди ул.


Фикер өстәү