Владимир Путин Газзәдәге хастаханәне утка тоту турында: “Бу сигнал булыр дип уйлыйм”

Россия Президенты Владимир Путин Газзә секторындагагы “Әл-Әхли” баптистлар хастаханәсен утка тотуга карата фикерен әйткән. Аның уйлавынча, бу фаҗига конфликтны туктатырга кирәклеген күрсәтүче сигнал булып тора.

“Госпитальне һөҗүм итүгә килгәндә, коточкыч фаҗигагә юл куелган. Йөзләрчә кешенең гомере өзелүе, йөзләрчә кешенең яралануы – әлбәттә, бик зур һәлакәт. Бер урында, шундый гуманитар урында…” – дигән Россия Президенты Пекинда узган матбугат конференциясе барышында.

“Моның мин конфликтны ничек тә тизрәк тәмамларга кирәклеген күрсәтүче сигналга әйләнәчәгенә өметләнәм. Һәрхәлдә, эшне ниндидер элемтәләр һәм сөйләшүләр мөмкинлегенә кайтарып калдырырга кирәк”, – дип басым ясап әйткән Путин.

Исегезгә төшерәбез: кичә кичен Фәләстыйнның Сәламәтлек саклау министрлыгы Газзә секторында “Әл-Әхли” баптистлар хастаханәсенең утка тотылуы турында хәбәр иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һөҗүм вакытында кимендә 800 кеше һәлак булган. Фәләстыйнда өч көнлек матәм игълан ителгән.

Израильнең оборона армиясе (ЦАХАЛ), “Ислам җиһады” оешмасының ракетаны дөрес җибәрмәве сәбәпле хастаханә ут эчендә калган, дип белдергән. Оешма үзе бу белдерүне, җинаять җаваплылыгыннан качарга маташу, дип бәяләгән.


Фикер өстәү