СВОда катнашкан Лаеш егетенә йорт бүләк иткәннәр

Бүген – 20 февральдә Лаеш районының Сокуры авылында махсус хәрби операциядә катнашкан Адель Уркунбаевка яңа йорт ачкычы тапшыру тантанасы булган. Хәрби хезмәткәрне тантаналы вакыйга уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов котлаган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Бойцу спецоперации из Лаишевского района вручили ключи от нового дома

Батыр солдат өчен 107,3 кв.метрлы яңа йорт районда яшәүчеләр һәм эшмәкәрләр хисабына төзелгән. Йорт кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. Кер дә яшә генә!

Адель Уркунбаевка — 22 яшь. Лаеш районы Атабай авылында туып үскән. 2020 елда армиядә хезмәт иткәндә контрактка кул куйган.
2022 елның июнендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Пехотада кече сержант булып хезмәт иткән. Беренче тапкыр иңбашы яраланган. Савыкканнан соң хәрби хезмәтен дәвам иттергән.

2022 елның августында, биленә снаряд кыйпылчыгы эләгеп, бик каты яраланган. Иптәшләре беренче ярдәм күрсәтеп, хәрби госпитальгә озаткан. Икенче көнне иртән аны вертолетта Белгородка китергәннәр. Табиблар дүрт сәгать буе операция ясап, кыйпылчыкны тартып чыгарган: егетнең умырка сөягенең бил өлеше чәрдәкләнгән. Бер тәүлектән соң солдатны Санкт-Петербургка – нейрохирургия академиясенә озатканнар. Биредә бик катлаулы берничә операция ясаганнар. Ул бик озак тернәкләнгән. Шуннан соң аяклары йөрми башлаган. Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Казан госпитальләрендә реабилитация уза. Әкренләп кенә хәле яхшыра. Уң аягын тоя башлаган инде.

“Һәр ай саен реабилитация узарга тырышам. Әкренләп кенә үземдә яхшы якка а үзгәрешләр сизәм. Иң мөһиме – ялкауланмаска, – дип сөйләп үткән солдат агентлык хәбәрчесенә. – Армиядә хезмәт иткәндә хәрби чыныгу алдым. Нәкъ менә пехотаны сайлавыма тамчы да үкенмим. Күпләргә ярдәм иттем, күпкә өйрәндем, күпләрне коткардым. Вакыты җиткәч, иптәшләрем инде үземне коткарды. Махсус хәрби операциягә үз теләгем белән китүемә һич тә үкенмим. Төрле яктан игътибар һәм кайгырту тоеп яшим .Бик каты яраланмаган булсам, хәрби хезмәткә янә әйләнеп кайткан булыр идем. Мин, башка иптәшләрем кебек үк, Ватанымны яратам. Без булмасак, кем аны саклар?!”

Адель планнары белән дә уртаклашкан: тернәкләнеп, үзенең яңа йортына күченгәч, өйләнергә ниятли икән.

Адель Уркунбаев хезмәттәге батырлыгы, фидакарьлеге өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү