Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина Дәүләт Советы депутаты булырга мөмкин

Татарстан Дәүләт Советында депутат Александр Тыгин башка эшкә күчкәч бушлап калган мандатны Нина Шиминага тапшырырга мөмкиннәр. Бүген аның кандидатурасы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышында хупланды һәм әлеге тәкъдим Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә юлланачак.

Нина Шимина – 2019 елдан бирле Дәүләт Советы каршандагы яшьләр парламенты рәисе. Өч бала әнисе.

Республика парламентында депутат мандаты Александр Тыгин Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгәч бушады.


Фикер өстәү