Иң сакчыл районның башлыгы үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак

5–7 апрель көннәрендә Казанда энергия һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. Анда илнең 22 төбәгеннән вәкилләр катнашачак.

Җыенда технологик суверенитет, энергетика тармагында импортны алмаштыру кебек мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

– Бу – ел саен уза торган чара. Ул Россия, БДБ илләре һәм чит ил вәкилләрен бер мәйданга җыя. Аның кысасында энергетика тармагын үстерү, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алышалар. Форум тәҗрибә туплау, үзара элемтәләр урнаштыру өчен яхшы мәйдан булып санала, – диде “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миннибаев.

Җыен кысасында “TatEnergyExpo-2023” күргәзмәсе дә узачак. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте утырышы да көтелә. Анда илнең Энергетика, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре чакырулы. Әлеге утырышта ел саен республикада энергияне сакчыл куллану өлкәсендә уңышка ирешкән район җитәкчесе дә чыгыш ясый. Быел үз тәҗрибәләре белән Мөслим районы башлыгы уртаклашачак.


Фикер өстәү