“Алга” батальоны хәрбиләре үзләрен тар-мар итүләре турындагы имеш-мимешләрне кире каккан

Бу ялганны Украина хәрбиләре тарата, дип аңлаткан батальон командиры.

Татарстанның “Алга” батальоны хәрбиләре ничек хезмәт итүләре турында сөйләгән. Алар белән “Татар-информ” хәбәрчесе әңгәмә корган.

“Алга” батальонының тар-мар ителүе турындагы имеш-мимешләрне Украина хәрбиләре тарата, ялган бу, дигән батальон командиры.

Хәрбиләрнең берсе шактый ук кыен шартларда хезмәт итәргә туры килүен, әмма солдатларның зарланмавын, батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләрен күрсәтүләрен сөйләгән. Алар арасында ураза тотучылар да бар икән хәтта.

– Бездә шундый традиция бар: кая гына барып чыксак та, мәчет тә, чиркәү дә табабыз, дин әһелләрен чакырабыз. Дин бездә беренче урында тора, – дип аңлатып үткән батальон командиры.

Солдатлар изге күңелле кешеләрдән җыеп китерелүче гуманитар ярдәм өчен рәхмәт әйткәннәр.


Фикер өстәү