Рөстәм Миңнехановка “Тимер” батальоны хәрбиләренең тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдергәннәр

Көньяк хәрби округының 58нче гвардия Суворов орденлы гомумгаскәр армиясе командующие генерал-майор Сергей Медведев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт хаты юллаган. Анда “Тимер” батальоны ихтыяри хәрбиләренең тырыш гамәлләре билгеләп үтелгән. Хат Татарстан ихтыяри батальоннарының рәсми телеграм-каналында урнаштырылган.

“57нче мотоукчылар полкының 3нче мотоукчылар батальоны – Татарстан Республикасының “Тимер” батальоны 2022 елның ноябреннән безнең берләшмә карамагында хезмәт итә”, – диелгән рәхмәт хатында.
“Көньяк хәрби округының 58нче гомумгаскәр армиясе командованиесе һәм хезмәткәрләре исеменнән Татарстан Республикасының авыр сәгатьләрдә дөньякүләм явызлыкка каршы көрәшкә үзенең иң яхшы улларын җибәргәне өчен һәм аларга күрсәткән ярдәме өчен бик зур рәхмәт белдерәм”, – дип билгеләп үткән командарм.

“Тимер” батальоны офицерлары һәм прапорщиклары, сержантлары һәм рядовойлары үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Аның хәрбиләре, Запорожье фронтының төрле участокларында гаять катлаулы хәрби бурычларын үтәп, һәр көн саен батырлык һәм каһарманлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәкләрен күрсәтә. Бер максат – нацизмны җиңү максаты тирәсендә берләшкән югары квалификацияле, дисциплиналы хәрбиләр бу”, – дип белдергән Сергей Медведев.
“Тимер” батальонының күп кенә хәрбиләре сугыш кырында кан һәм тир белән сугарылган дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителде. Әлеге подразделение хәрбиләре ата-бабаларының лаеклы дәвамчылары, илнең лаеклы гражданнары һәм Ватаныбызның чын мәгънәсендә ватанпәрвәрләре булып тора”, – дип йомгак ясаган генерал.


Фикер өстәү