Артур Mauzer Sax әтисе хөрмәтенә гадәти булмаган чара үткәрәчәк

Чаллыда танылган җәмәгать эшлеклесе, күп кенә милли проектлар авторы, 2019 елда вакытсыз гомере өзелгән Маузир Гыйниятуллин кубогына укучылар арасында татар КВНы уеннары үтәчәк. Бу хакта безгә мәрхүмнең улы, оста саксофончы Артур Маузер хәбәр итте, дип яза Шәһри Чаллы. 

“Бу очраклы рәвештә генә оештырылучы чара түгел. Әти 2000 елларда Чаллыда мәктәптән-мәктәпкә йөреп, татар балаларын туплап, шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасына нигез салган кеше ул. Аның әлеге хезмәте онытылырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт яшь буында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән янып яшәде. Заманында Чаллыдан Уфага татар китаплары алып барып, татар мәктәпләренә таратып та йөрде, милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан төрле мәдәни чаралар да оештырды. Бу проект шушы изге эшләренең дәвамы булсын иде. Аны оештырып, кабат җанландырып җибәрүче 14нче балалар һәм яшүсмерләре үзәге белгече Энҗе Әхмәтҗановага рәхмәтем чиксез”, — дип уй-фикерләре белән уртаклашкан Артур.

Беренче уен 20 октябрьдә 16:00 сәгатьтә шәһәрнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгендә (ГЦДТ) үтәчәк. Анда Чаллының 8 мәктәбеннән укучы балалар юмор осталыкларын сынаячак. Алар арасыннан күчмә кубок хуҗасын һәм 1,2,3 урын ияләрен ачыклаячаклар. Моннан тыш, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Проект авторлары киләсе елга чараны республикакүләм масштабта үткәрергә исәп тота.


Фикер өстәү