Татарстанда наркотик белән тотылган депутатка карата ачылган җинаять эше судка тапшырылган

Татарстан Дәүләт советының элеккеге депутаты наркотиклар саклауда гаепләнеп хөкем алдына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Рөстәм Хәсәновка карата җинаять эше судка тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, тикшерүчеләр версиясе буенча, ир-ат интернет аша кимендә 1,88 грамм наркотик сатып алган. 17 сентябрьдә ул Беломорская урамының урман куелыгындагы яшерен урыннан наркотик алып чыга, әмма тәртип сакчыларын күреп, матдә салынган пакетны юлга ташлый.

Хәсәновны тоткарлыйлар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутат Рөстәм Хәсәновның шәхси үтенече буенча вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Карар республика парламентының 48 нче утырышында кабул ителде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-narkotik-belan-totylgan-deputatka-karata-acylgan-inayat-ese-sudka-tapsyrylgan


Фикер өстәү