Рөстәм Миңнеханов депутат Рөстәм Хәсәнов белән килеп чыккан хәл турында: «Татарстанның парламентаризм тарихында мондый очрак булганы юк иде»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновка бәйле хәлне кырыс рәвештә гаепләвен белдерде.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан парламентаризмы тарихында мондый шаккатмалы вакыйганың булган юк иде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, депутатның гамәле, статусына карамастан, җентекләп тикшерелергә, аңа хокукый яктан бәя бирелергә тиеш.

Тикшерү органнары Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның наркотиклар саклавында шикләнәләр. 17 сентябрьдә ир-атны Казанның Беломорская урманыда полиция хезмәткәрләре туктата. Хокук сакчылары аның полиэтилен пакет ташлаганын күрә. Тикшергәч, анда 1,88 грамм күләмендә наркотик матдә булуы ачыклана, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү