Танылган җырчы һәм композитор авыр хәлдә реанимациядә: аның йөрәгенә катлаулы операция ясаганнар

Россиянең танылган җырчысы, композитор Игорь Николаев йөрәгенә катлаулы операция ясатканнан соң реанимациядә ята. Бу хакта “Рен ТВ” телеканалы үз чыганакларына таянып яза.

Канал мәгълүматларына караганда, Игорь Николаевка йөрәк мускулындагы кан тамырын торгызу буенча операция (коронарное шунтирование) ясаганнар. Табиблар әйтүенчә, ул авыр хәлдә.

Исегезгә төшерәбез: 15 сентябрьдә Mash телеграм-каналы 63 яшьлек артистның авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы турында хәбәр итте. Николаевның рәсми вәкилләреннән бернинди дә мәгълүматлар алынмаган.
Композитор 2021 елда инфаркт кичергән. Аны быел гыйнвар аенда да инфаркт билгеләре белән хастаханәгә салган булганнар.


Фикер өстәү