Киркоров “шәрәләр” кичәсенә бәйле җәнҗалдан соң Донецкига киткән

Бүген иртән җырчы Филипп Киркоров, блогер Анастасия Ивлеева оештырган “шәрәләр” кичәсенә бәйле җәнҗалдан соң, Донецк халык республикасына килгән. Бу хакта “Бизнес online” “360” телеканалы мәгълүматларына таянып яза. Моңа кадәр җырчы Дима Билан да хәйрия акциясе белән ДНРда булып киткән.

Киркоровның планнары турында әлегә мәгълүм түгел. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул Донецк халык республикасында концерт куярга җыена. Артистның СВОда катнашучылар белән очрашу ихтималы да күздә тотыла. Аның бирегә сәфәр кылачагы рәсми төстә беркайда да белдерелмәгән.

“Nash” телеграм-каналы Киркоровның ДНРда шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре һәм сырхаулар алдында чыгыш ясавы турында видео урнаштырылган. Җырчының Горловка шәһәренә гуманитар ярдәм, яралылар өчен бүләкләр, җирле балалар үзәге өчен җилләткечләр алып килүе турында әйтелә. “Беркая да китәргә җыенмыйм, мин биредә яшим, яшәдем һәм алга таба да яшәячәкмен. Биредә – минем йортым, балаларым, әтием Бедрос”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: узган ел ахырында Киркоровның Ивлеева оештырган “шәрәләр” кичәсендә катнашуы мәгълүм булды. Шул чагында “RT” баш редакторы Маргарита Симонян әйткәнчә, Беренче каналга, НТВ һәм “Россия-1” телеканалына, Яңа ел тапшыруларын яңадан монтажлап, алардан җырчы сурәтләнгән кадрларны кисеп алырга туры килгән.


Фикер өстәү