Татарстан чаңгычылары Иң көчлеләр спартакиадасында алтын медаль яулады

Татарстан җыелма командасы Иң көчлеләр спартакиадасында ир-егетләр арасында узган чаңгы эстафетасында беренче урынны алды. Республика данын Андрей Ларьков, Сергей Ардашев, Антон Тимашов һәм Иван Горбунов яклады.

Безнең спортчылар соңгы этапны 16,2 секундка калышып икенче урында башласа да, Иван Горбунов финишка беренче булып килә алды. Ярышта икенче урынны Коми чаңгычылары алды. Өченче урында – Төмән командасы.

Хатын-кыз чаңгычылар арасында узган ярышта исә Татарстан спортчылары өченче урынны алды. Финишка беренче булып Архангельск өлкәсе командасы килде.


Фикер өстәү