Татарстанга 9 медаль кайта

Хакасиядәге «Теа» спорт үзәгендә чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының II этабы төгәлләнде. Ярышларның соңгы көнендә Татарстан спортчысы Андрей Ларьков 15 чакрымга классик алым белән узышуда беренче урынны алды.

Пхенчхан Олимпиадасында көмеш һәм бронза медальләр откан чаңгычы икенче урынны алган тагын бер якташыбыз Артем Николаевны 15 секундка артта калдыр­ды. Татарстанның тагын бер спортчысы – Владимир Фролов финишка өченче булып килде. Андрей Феллер алтынчы булды.

Классик алым белән 10 чакрымга узышуда Татарстаннан Алия Икъсанова беренче урынны яулады.

Россия Кубогының II этабында якташларыбыз барлыгы 4 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза отты.

Төмәндә исә яшь чаңгычылар ярыша. Юниорлар арасында узган спринт узышында Татарстаннан Полина Некрасова алтын медаль яулады. Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча  киләсе елда Финляндиядә узачак яшьләр арасында Дөнья беренчелегенә катнашу өчен Россиянең яшьләр җыелма командасына чаңгычылар сайлап алына. Полина да мондый хокукка ия булды.


Фикер өстәү