Татарстан чаңгычылары Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Татарстан чаңгычылары Антон Тимашов белән Иван Горбунов Төмәндә узучы Россия чемпионатында команда спринты ярышында икенче урынны алдылар. Төп ярышка алар квалификациядә җиңү яулап чыкты.

Бүген узган ярышта беренче урынны Архангельск өлкәсеннән Александр Большунов белән Александр Терентьев яулады. Татарстан егетләре алардан нибары 1,3 секундка артта калды.

Әлеге ярышта республикадан берьюлы дүрт команда чыгыш ясады. Сергей Ардашев белән Денис Филимонов финишка – 6нчы, Алмаз Таипов белән Андрей Феллер – 8нче, Илья Тихоненко белән Евгений Вахрушев 13нче булып килделәр.

Кичә Антон Тимашов ирекле стиль белән 15 чакрымга узышуда да көмеш медаль яулаган иде. Ул өч мәртәбә Олимпия чемпионы Александр Большуновка гына оттырды.


Фикер өстәү