Татарстан чаңгычылары Россия Кубогының спринт ярышларында өч медаль яулады

Казанның Тынычлык бистәсендә чаңгы буеча Россия Кубогының бишенче этабы дәвам итә. Бүген спортчылар спринт буенча иң көчле чаңгычыны ачыклады.

Хатын-кызлар финалында финишка беренче булып Анастасия Фалеева килде. Татарстаннан Ольга Сергеева икенче булды.

Ир-егетләр финалын зур өстенлек белән өч мәртәбә Олимпия чемпионы Александр Большунов отты. Икенче һәм өченче урыннарны Татарстан чаңгычылары яулады. Сергей Ардашев — икенче, Иван Горбунов өченче булды.


Фикер өстәү