Җырчы Энҗе Шәймурзинага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән

Сөенче! Җырчы Энҗе Шәймурзинага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән. 

Энҗе 23 елдан артык сәхнәдә.

«ВТ» журналисты җырчыны мактаулы исем алуы белән шалтыратып котлады.

— Күңелем белән исем алуны көттем инде.Иҗаттан аерылганым юк. Көн саен телевизордан күренеп тормасам да, мин сәхнәдә. Декабрь аенда «Чулпан» мәдәният йортында концертым узды. Тамашачылардан җылы сүзләр ишетәм. Әле менә Салават абый концертында чыгыш ясап кайттым. Шөкер, бар да яхшы. Мине котлаучыларга, иҗатымны яратучыларга ихластан рәхмәт»- ди ул.

 


Фикер өстәү