Казанда рус бильярды буенча халыкара турнир башланды

Бүген Казанда рус бильярды буенча «Бильярдная №1» кубогына халыкара турнирның ачылыш тантанасы узды. Оештыручыларны, катнашучыларны һәм спорт турниры партнерларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. 

Турнирда 16 көчле спортчы: Россия һәм дөнья чемпионнары, дөнья кубогы җиңүчеләре, халыкара класслы спорт осталары һәм спорт осталары катнаша.

Катнашучыларны уеннар башлану белән котлаганда, Фәрит Мөхәммәтшин республикада спортны, шул исәптән рус бильярды төрен, үстерү өчен шартлар тудырылуын искәртте. Алай гына да түгел, Татарстанда акыл сәләтенә корылган әлеге уенга карата кызыксыну елдан-ел арта.

— Бильярд уен өстәле тирәсендә берләштерүче спорт, — диде парламент җитәкчесе. — Бүген республикада 1,6 меңнән артык кеше бильярд белән даими шөгыльләнә. Шунысын да искәртик: ул Россиядә ир-атлар спорты гына булудан туктады, халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булган уенчыларның 15 проценты — хатын-кызлар. Бильярдны зур шәһәрләрдә генә түгел, ә районнарда һәм авылларда да уйнаулары сөендерә. Бүген авыл клубларында бильярд өстәлләре еш очрый.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкара турнирның югары абруе елдан-ел ныгуын һәм катнашучылар саны тагын да күбәюен теләде. Ул Россия һәм Татарстан бильярд федерациясе вәкилләренә, хөкемдарларга һәм генераль партнерларга турнирны оештыруда рәхмәт әйтеп, катнашучыларга уңышлар теләде.

Уеннар 18 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү