«Мирный» чаңгы-биатлон комплексы Казанда «Олимпия өметләре» спорт бәйрәме белән ачылачак

«Мирный» чаңгы-биатлон комплексы рәсми рәвештә 12 нче мартта «Олимпия өметләре» спорт бәйрәме белән ачылачак. Чара Татарстаннан 150 яшь спортчыны һәм Россиянең танылган чаңгычыларын берләштерәчәк.

Комплексны ачу тантанасы алдыннан республика спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре спринтта классик стильдә ярышачак. Квалификацияне узган 90 спортчы илнең Олимпия чемпионнары, Россия һәм республика җыелма командасы әгъзалары белән команда спринтында чыгыш ясый алачак.
Ярышка өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Большунов, эстафетада Олимпия чемпионы, өч тапкыр Олимпия уеннары призеры Наталья Непряева, эстафетада Олимпия чемпионы, эстафетада Олимпия уеннарының көмеш призеры Алексей Червоткин һәм башкалар чыгар дип көтелә. Татарстан җыелма командасы исеменнән Сергей Ардашев, Денис Филимонов, Сергей Волков, Антон Тимашов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Яңа чаңгы-биатлон комплексы Казанның Идел буе районындагы Мирный бистәсендә урнашкан. Аны ачу тантанасы 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Анда Россиянең Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Олимпия чемпионы Александр Большунов катнашачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Җанатарларны интерактив программа һәм концерт көтә, сәүдә рәтләре һәм кыр кухнясы оештырылачак. Шулай ук теләүчеләр танылган чаңгычылардан култамга ала алачак.


Фикер өстәү