Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.

Очрашуда республиканың төзелеш комплексын үстерү, федераль программаларны гамәлгә ашыру һәм төзелеш тармагына ярдәм чаралары мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук Россия Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясе тарафыннан тармакка ярдәм итү өлешендә әзерләнгән тәкъдимнәр каралды.


Фикер өстәү