Танылган җырчыны 15 елга хөкем иткәннәр

Танылган Россия җырчысы һәм Дәүләт Думасы депутаты Денис Мәйдановны Украина суды читтән торып «Украинаның территориаль бөтенлегенә кул сузган өчен» дип 15 елга колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә RT.

«15 елга Россия Дәүләт Думасы депутаты төрмәгә хөкем ителде… Россия Федераль Җыенының түбән палатасы депутаты Денис Мәйдановның гаебе турында шартсыз дәлилләр җыелган», –  диелә хәбәрдә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү