Киемнәрне Төркиядә һәм Кытайда җитештерәчәкләр.
Россиядә Bershka, Zara һәм Pull&Bear кибетләре яңадан ачылачак, әмма башка исемнәр астында: Ecru, DUB һәм Maag.
Киемнәрне Төркиядә һәм Кытайда җитештерәчәкләр. Кибетләрне иртәрәк тә ачарга теләгәннәр, әмма Төркия һәм Сүриядә җир тетрәү аркасында ачылыш апрельгә күчерелгән.
Россиядә Bershka хәзер Ecru, Pull&Bear – DUB, ә Zara – Maag дип аталачак. Бизнесның Россиядәге яңа хуҗасы Dаher Group компаниясе.