Zara, Bershka һәм Pull&Bear брендлары Россия базарына кире кайтырга теләк белдергән

Кибетләрнең ачылу вакыты әле төгәл билгеле түгел.

Дөньяда иң эре кием ритейлерларының берсе Inditex мөмкинлек булу белән Россиядә үз эшчәнлеген дәвам итәргә тели. Бу хакта компаниянең генераль директоры Оскар Гарсиа Масейрас хәбәр итте.

Inditex компаниясенә испанлы Амансио Ортега 1985 елда нигез салынган. Әлеге челтәрнең 100 илдә җиде меңнән артык кибет бар. Сатып алучылар арасында әлеге челтәрнең Zara, Pull&Bear, Massimo Dutti, Bershka, Stradivarius һәм Oysho кебек брендлары аеруча популяр.

Исегезгә төшерәбез, 5 мартта Россиядә Inditex компаниясенең 502 кибете ябылу турында билгеле булды. Ул шулай ук онлайн-сатуны да туктатты.


Фикер өстәү