Төркиядәге фаҗигане фаразлаган сейсмолог мартта коточкыч җир тетрәү булачагын әйткән

Февраль аенда Төркия һәм Сүриядә коточкыч җир тетрәү булачагын фаразлаган Нидерланд сейсмологы Франк Хугербитс 2023 елның мартында дөньяда моңарчы күрелмәгән җир тетрәү булачагын әйткән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Хугербитс эшли торган SSGEOS фәнни институты хәбәрендә, 2 һәм 5 мартта планеталарның бер-берсенә бик нык якынаюы сәбәпле, 3-7 мартта мега җир тетрәү булырга мөмкин, диелгән.

Хугербитс фикеренчә, җир шарының 12 ноктасында көче 8,5 баллдан артып киткән җир тетрәү ихтималы зур.

Табигать афәтеннән Японии, Греция, Индонезия, Португалия, Пакьстан зыян күрергә мөмкин. Исемлектә Россиянең Куриль утраулары да бар.


Фикер өстәү