Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Индонезия белән хезмәттәшлеккә зур кызыксыну белдерә»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар берлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Индонезия – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең интенсив үсүче икътисадларының берсе һәм АСЕАН илләре арасында Россиянең мөһим сәүдә партнеры (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе). Соңгы вакытта төрле өлкәләрдә Россия-Индонезия хезмәттәшлеген үстерү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Индонезия белән хезмәттәшлеккә зур кызыксыну белдерә. Татарстанның кайбер компанияләренең бу илдә эшләү тәҗрибәсе бар, әмма сәүдә-икътисадый багланышлар әлегә булган потенциалга туры килми.

«Без Индонезиягә нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, хәләл товарлар китерүне киңәйтү яклы. Сез шулай ук безгә үз продукциягезне китерә алыр идегез», — диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча уртак эш ярдәм итә. Моннан тыш, Индонезия делегациясе «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында актив катнаша. Шулай ук Индонезия делегациясенең ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары катнашында Казан Глобаль Яшьләр саммитына визиты көтелә.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Индонезия делегациясе вәкилләре ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, борынгы Болгар шәһәре, Россия Ислам институтында булырга, «Татнефть», «Таиф-НК» һәм «Танеко» компанияләре белән танышырга, шулай ук республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышырга планлаштыралар.

Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар берлеге 1994 елда оешкан. Хәзерге вакытта 2439 кооперативны берләштерә. Индонезия икътисадының төрле өлкәләрендә эшли, кече һәм урта предприятиеләр дә, эре предприятиеләр дә бар. Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше – сыер итен (хәләл) импортлау, шулай ук Индонезия авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау.


Фикер өстәү