Татарстан Президенты Беларусь Республикасы мәдәният министры белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь Республикасы – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларыннан берсе. Мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек актив үсә. Иҗади коллективларның үзара визитлары оештырыла, күргәзмәләр һәм төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын саклауга аерым игътибар бирелә.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Анатолий Маркевич белорус рәссамнары һәм рушниклары күргәзмәсен ачачак, Беларусь Республикасы сәнгать осталарының гала-концертын караячак, шулай ук белорус мәдәнияте классигы, халык шагыйре Янка Купала мемориаль такта ачуда катнашачак. «Ышанам ки, барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узачак һәм Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләре хакына Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк», — дип ассызыклады ТР Президенты.


Фикер өстәү