Август киңәшмәсендә: белем генә түгел, тәрбия дә мөһим

Яңа уку елында мәктәпләрдә дәүләт әләмнәре күтәрелә, атна саен «Мөһим сөйләшү» дәресләре үткәрелә башлаячак. Бу яңалыкларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең Яшел Үзәндә узган республика август киңәшмәсендә җиткерде. Чарада белем бирүдән бигрәк, тәрбия турында сөйләштеләр.

Белемсез ничәне егар?

Татарстанда соңгы биш елда 41 мәктәп төзелгән. Быел 11 белем йорты ачылса, шуларның 9ы яңа уку елында ишекләрен ачачак. Укучылар өчен барлык шартлар тудырылган. Мондый мәктәпләрдә яхшы укымау – үзе бер гөнаһ. Өлкәннәр шулай ди. Тик балаларның барысы да болай уйламый. Узган уку елындагы кебек быел да БДИда чик баллны үтә алмаучы балалар бар. Күбесенең химия һәм биология фәннәренә теше үтмәгән. Мәктәпләр арасында «кара исемлек»тә Казанның 41 нче мәктәбе беренче урында тора. Монда укучыларның 26 проценты имтиханны начар тапшырган. Бөгелмәнең кадетлар мәктәп-интернатында андыйлар – 17, Ютазы районының Урыссу бистәсендәге 2 нче мәктәбендә – 15 процент. Илсур Һадиуллин, бу районнардагы мәгариф идарәсе башлыкларына әлеге мәктәпләрдә укытуны көчәйтү буенча эш планнары төзергә йөкләмә бирде.

Министр медалистлар арасында үз белемнәрен акламаганнар турында да сүз кузгатты. Балалардан бигрәк мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларга кызарырга урын бар. Бер караганда, мәктәпне «5ле»гә тәмамлаучылар саны узган елдагыдан 13 процентка күбрәк тә. Әмма алган белемнең медальгә лаек икәнен күрсәтә алмаганнар. Ютазы районында медалистларның – 36, Тукай районында – 31, Әлки районында – 25, Буа районында 23 проценты белемнәрен аклый алмаган. Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә 6 укучының бары  икесе, Казанның 11 нче гимназиясендә 4 укучының берсе генә лаеклы дип табылган.

Сүз уңаеннан, зур киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИда 200 балл туплаучы укучылар белән очрашты. Аларның саны – 14.

– Әлеге яшьләрнең яртысы Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларында укыячак. Бер яктан, аларны кызыктыра алмадык дип үкенәбез, икенче яктан, илнең алдынгы вузларында белем алулары мөһим. Иң кирәклесе – Татарстанга кире әйләнеп кайтуыгыз, – диде Президент.

Аерым бер фәлсәфә

Утырышта Рөстәм Миңнеханов «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары һәм «Сәләт» хәрәкәте эшчәнлеген зур өметләр баглавын әйтте. Бүген республикада дүрт комплекс эшли. Яңа уку елында Түбән Кама һәм Әлмәттә тагын икесе үз ишекләрен ачачак.

– «Адымнар» мәктәбе – яңа эш форматы, заманча күптелле мәктәпнең аерым бер фәлсәфәсе, – диде Президент. – Үз илеңнең патриоты булу – туган ягыңны, телеңне ярату, тарихи үткәнне хөрмәтләү. Республикада туган телләр һәм әдәбиятларны өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Безнең бурыч – яңа буын дәреслекләр әзерләүне дәвам иттерү, беренче чиратта, татар телендә һәм республикада яшәүче башка халыклар телләрендә дә булдыру.

Тәрбия ни хәлдә?

Быел август киңәшмәсе «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм белем бирү: традицияләрне саклап, киләчәккә барабыз» дигән темага багышланган инде. Мәктәпләрдә БДИ артыннан гына куалар, тәрбиягә урын калмады, дигән сүзләрдә дә хаклык юк түгел. Әхлакны, ватанпәрвәрлек хисен ныгытуны күздә тотып, киләсе уку елыннан укучылар һәр атнаның дүшәмбесендә, ягъни беренче дәрестә дәүләт символлары, патриотик тәрбия турында сөйләшә башлаячаклар. Әлеге үзгәрешләр уңаеннан Илсур Һадиуллин педагогик коллективларга: «Яңа уку елына санаулы көннәр генә калып бара, дәресләрнең темасын барларга, линейкаларны үткәрү тәртибен билгеләргә кирәк», – дип искәртте.

Балаларның зур проблемалары турында да сөйләделәр конференциядә. Сүз тәртип бозучы үсмерләр турында бара. Министр әйтүенчә, бу төркем балалар булган мәктәпләрдә алар өчен аерым программалар булдырылган. Бу – иң күп хокук бозу очраклары теркәлгән, шул ук вакытта психолог ярдәме түбән булган 62 мәктәп һәм урта һөнәри уку йортлары.

– Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә уздырылган күзәтүләргә таянып, Казанның 180 нче гимназиясендә, 8 нче мәктәбендә, Түбән Каманың 7 нче мәктәбендә, башкаланың төзелеш көллиятендә проблемалы урыннарны барладык. Шул ук вакытта башкаланың 174 нче гимназиясендә, Түбән Кама педагогик көллиятендә «хәвефле төркем»гә кергән үсмерләр белән эшләүнең нәтиҗәле юллары билгеләнде, – ди Илсур Һадиуллин.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белдергәнчә, полициядә исәптә 2500ләп бала тора. Соңгы елда җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Татарстанда күрелә торган чаралар нәтиҗәсе бу. Әмма кылганнары бер дә балаларча түгел. Үсмерләр эшләгән җинаятьләрнең өчтән бере – үтерү, талау, урлау кебек очраклар. Әйтик, Спас районында бер укучы һәм студент аның әнисе белән бергә яшәгән ир-атны үтергән. Август аенда Яшел Үзән районында үсмерләр пиццериядә сатучыны кыйнаганнар. «Актив һәм үзен күрсәтә белән яшьләр генә түгел, игътибардан читтә калган үсмерләр белән дә эшләргә кирәк», – диде генерал Хохорин утырышта.

Президент Рөстәм Миңнеханов та үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләргә игътибарны арттырырга кушты. «Төп бурыч – балалар һәм яшьләр белән эшләүгә игътибар», – диде ул. Шулай ук тәрбия эшендә ата-аналар белән тиешенчә эшләү кирәклеген искәртте, тәрбия эшендә сыйныф җитәкчесе роленең дә зур икәнлеген билгеләп узды.

– Быел Россиянең Мәгърифәт министрлыгы сыйныф җитәкчесе белән актуаль темалар буенча сөйләшүләр проектын гамәлгә кертте. Яшьләрдә патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләргә кирәк, – диде ул.

Һәр тармак үз эчендә эшли…

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яшьләр белән эшләү алымнары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, республикада 750дән артык балалар оешмасы эшли. Ел саен мәктәп, авыл һәм район оешмалары чараларында 300 меңнән артык бала һәм үсмер катнаша. Узган ел белән чагыштырганда, балалар оешмаларының саны шулай ук арткан (2020 елда – 694, 2021 елда – 766). Зәй районында 1дән 63кә, Менделеевскида 11дән 37гә, Чирмешән районында 40тан 60 арткан.

«Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәтендә 35 меңнән артык бала катнаша. Республиканың 29 районында 135 хәрби-патриотик клуб эшчәнлегенә 13 мең бала һәм яшүсмер җәлеп ителгән.

– Шул ук вакытта, без бу өлкәдәге эшләренең торышы белән тулаем канәгать,  дип әйтү дөрес булмас иде. Ел саен Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә белем бирү мохитенең куркынычсызлыгын мониторинглау безгә 800дән артык «проблемалы» баланы ачыкларга мөмкинлек бирә, – диде Тимур Сөләйманов. – Челтәрләрне күзәтү «АУЕ» яки суицидаль-депрессив төркемнәр кебек агымнар белән мавыгучы 600дән артык бала барлыгын күрсәтә. 2219 бала – социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр исемлегендә, ә 2400дән артык бала балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләрендә күзәтү астында тора. Тәрбиягә бертөрле караш булмау, куркыныч янаганны теркәп бармау, кызганыч, аяныч нәтиҗәләргә китерә.

 

Тимур Сөләйманов белдергәнчә, һәр тармак үз инфраструктурасы эчендә эшли. Ә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның ихтыяҗы бала үскән саен үзгәрә, аның белән аралашу теле дә үзгәреп тора. Еш кына без, шуны алдан күреп, тиешле чарасын күрергә өлгерми калабыз.

Ятимнәрне эшкә урнаштырырга кирәк

Татарстанда, 9,5 мең ятим бала исәпләнә, 8,5 меңе тәрбиягә алынган гаиләләрдә яши. 1117 ятим баланың гына яшәү урыннары сакланган, башкалары фатирсыз калган.

– Гаиләләрне күз уңында тоту, имин булмаган гаиләләрне вакытында күзәтеп торуның тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә бу. Нигә шулай килеп чыккан? Дәүләт мондый мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, – диде Президент, бу юнәлешкә игътибарны көчәйтергә кушып.

Рөстәм Миңнеханов ятимнәргә бирелгән фатирларда торак-коммуналь түләүләр өчен бурычлар җыелганын һәм мондый хәлнең булырга тиеш түгеллеген әйтте. Аларның 51 млн сум бурычлары җыелган.

– Фатир бирелгән икән, дәүләт хисабына бушлай яши алмыйлар, алар барлык хезмәтләр өчен түләргә тиеш. Төп эш – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзәндә. Ятимнәрне эшкә урнаштырырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү