Рөстәм Миңнеханов 1 сыйныфка баручы 20 сабыйга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды

Президент Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә 1 сыйныфка баручы 20 сабыйга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

«Бик кирәкле акция бу. Быел республикада беренче сыйныфка 55 мең бала бару – сөенечле күренеш. Бөтен әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә тиешенчә әзерләргә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мондый акцияне уздыру мөһим. Бу чарага үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтемне белдерәм, – диде ул һәм үзенең балачагын искә алды. – Безнең бистәдә дусларым 1 сентябрьдә мәктәпкә китте, ә миңа алты яшь иде. Һәм мин дә мәктәпкә барырга булдым. Тик портфелем дә, бернәрсәм дә юк. Абыйның иске булса да, әйбәт портфеле бар иде. Шуның белән 1 нче сыйныфка барган идем».

 


Фикер өстәү