Мәктәпләрдә 5 көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим иткәннәр

Биредә сүз башлангыч һәм урта сыйныфлар турында бара.

Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыены депутаты Павел Крупник Россия мәктәпләрендә башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен 5 көнлек уку атнасын кертергә тәкъдим иткән. Депутат әйтүенчә, соңгы вакытларда илдә атнасына 6 көн укуның ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булу-булмавы турында бәхәсләр куера.

Крупник билгеләп үткәнчә, 6 көнлек уку атнасы – гаиләләр өчен зур сынау. Балаларга, ял итү һәм әти-әниләре белән аралашу өчен, бер ял көне җитми.

Ул шулай ук 6 көнлек эш атнасының мәктәпләргә кытлык кичерүче төбәкләргә кирәк булуын искәрткән. Ә инде мондый проблема юк икән, атнасына 5 көн уку да җитә, дигән ул.

Мөрәҗәгатьтә Россиянең барлык мәктәпләрен башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен 5 көнлек уку атнасына акрынлап күчерү идеясен карау тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта 6 көнлек уку атнасының өлкән сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнары һәм БДИга әзерләнү өчен бик кирәк булуы билгеләп үтелгән.

Тәкъдимне Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе беренче урынбасары Сергей Боярский хуплаган.


Фикер өстәү