Төркиядә җир тетрәү сәбәпле һәлак булучылар саны 3000гә якынлашкан

Сүриядә – 1060 кеше.

Төркиядә бик көчле җир тетрәү сәбәпле һәлак булучылар саны 2921 кешегә җиткән. Бу хакта Milliyet Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Тагын 15,8 мең кеше зыян күргән. Төркия вице-президенты Фуат Октай белдергәнчә, 7,8 мең кеше коткарып калынган. 65 илнең Төркиягә ярдәм итәргә әзер булуы мәгълүм.

Исегезгә төшерәбез: кичә иртән Төркиянең күп кенә провинцияләрендә, Сүриядә һәм кайбер башка илләрдә көче 7,8 баллга тигез җир тетрәү булган. Тетрәү үзәге халык саны миллионнан артып киткән Гaзиантеп шәһәреннән 27 чакрым ераклыкта теркәлгән. Аның җир астында 10 чакрым тирәнлектә урнашканлыгы ачыкланган.


Фикер өстәү