Төркиядә 57 кеше мародерлык буенча кулга алынган

Төркиядә җир тетрәүдән соң 57 кеше кулга алынган. Аларны мародерлыкта гаеплиләр. Бу хакта илнең юстиция министры Бекир Боздаг белдергән. Аның әйтүенчә, 64 кеше мародерлык очраклары буенча җаваплылыкка тартылган да инде.

Моннан тыш Төркия вице-президенты Фуат Октай сөйләп үткәнчә, иминлек органнары 100дән артыграк кешене йорт төзү кагыйдәләрне бозу буенча эзли. Илнең көньяк-көнчыгышындагы өйләрнең шулар гаебе белән җимерелү ихтималын әйтәләр.

Исегезгә төшерәбез: 6 февраль көнне Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Сүрия чиге тирәсендә, Кахранмараш провинциясендә көче 7,7 баллга тигез җир тетрәү булган. Төркиядә һәлак булучылар саны 29 мең кешедән арткан. Хәрабәләр астында калган кешеләрне әле һаман эзлиләр.


Фикер өстәү