Төркиядә җир тетрәү геологик катламны өч метрга күчергән

Италия галимнәре Төркиянең көньягында җир тетрәүнең җирнең каты тышчасы (литосфера) катламнарын өч метрга күчерүен билгеләгән. Италиянең Геофизика һәм вулканология институтында шул хакта белдерелгән”, – дип яза “РИА Новости”.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, җир тетрәү Аравия катламын (Аравия ярымутравы тирәсендәге җир тышчасы) Анатолий катламыннан (Анатолий ярымутравы – Төркия тирәсендәге җир тышчасы) чама белән өч метр ераклыкка күчергән. “Төркиянең көньяк-көнбатышка таба күчүе кебек бу”, – диелгән хәбәрдә. Катламнар кимендә 150 чакрым озынлыкта аерылып киткән.

Исегезгә төшерәбез: 6 февраль иртәсендә Төркиянең көньяк-көнчыгыш төбәгендә көче 7,7 балл белән исәпләнгән бик каты җир тетрәү булган. Фаҗигадә 3 меңнән артыграк кеше һәлак булган, 20 меңнән күбрәге зыян күргән, 6 мең бина җимерелгән. Һәлак булучылар арасында безнең илдән дә бер хатын-кыз бар.
Төркиягә ярдәм итү өчен Россиядән коткаручылар килгән. Алар иң нык зыян күргән районнарда эшләячәк.


Фикер өстәү