Истә, һаман да истә. «Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллык юбилее уңаеннан

 «Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллык юбилее елында, ягъни быел минем әтием һәм әниемнең тууларына 100 ел тула. Аларның тормышлары, эшчәнлекләре газета тарихына тыгыз бәйләнгән, тәгаен әйткәндә – аның «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» исеме белән чыккан чорына.

Әтием Мостафин Мөдәррис Мөҗип улы 1941 елда 18 яшьтә Мөслим район газетасында эшли башлый. 45 еллык журналистлык гомерендә аңа төрле матбугат органнарында эшләргә туры килә, 1951–1953 елларда Чистайда «Сталин байрагы» өлкә газетасы мөхәррире була, ләкин эшчәнлегенең төп өлеше «Ватаным Татарстан»га бәйле. Ул очерк язу остасы иде (ул чорда газетада хезмәт кешеләре турында очерклар даими язылып торды), армый-талмый республика районнарына командировкага йөрде, бигрәк тә авыл хуҗалыгына бәйле күп кешеләрне яхшы белә иде.

Әнием Мөхәммәдьярова Мәдинә Нәҗип кызы эшен Камил Якуб исемендәге матбугат комбинатында корректор булып башлый, ә сугыштан соңгы елларда, пенсиягә чыкканчы газетада (заманында төрле исемнәр белән нәшер ителгән хәзерге «ВТ»ны күздә тотам) өлкән корректор, тәрҗемәче һәм унсигез ел дәвамында җаваплы секретарь урынбасары вазыйфаларын башкарды. Ул елларда газета макетын эшләгәндә төп корал – карандаш һәм линейка, калганы – интуиция һәм осталык, өстәвенә редакция белән типография арасында бертуктаусыз йөрү.

Тулаем алганда, әтием-әнием язмышы турында уйланганда, яшьтән үк аларга җитди авырлыклар очравына карамастан, тормышлары бәхетле икәнен һәм анда газета эше мөһим урын алып торуын күрәм. Әмма газета юбилее алдыннан мин алар турында түгел (рәхмәт, әтием-әнием турында мәкаләләр газетада да, юбилей китапларында да чыкты), ә бәлки балачактан, ягъни 1950 нче еллардан бирле истә калган редакция тормышының кайбер күренешләре турында язып үтәсем килә.

Бәлки, безнең яшәү урыны Матбугат йортына якын, ә без укырга кергән 39 нчы мәктәп 5 минутлык арада булгангадыр, мин әти-әниемнең эшләгән җирендә еш булдым. Һәрхәлдә Бауман урамының 19 нчы йортында урнашкан Матбугат йорты хәтердә аерым бер галәм булып саклана. Казан үзәгендәге республиканың төп басмалары редакцияләре һәм матбугат комбинаты өчен махсус салынган искиткеч бу бинада хәзер люкслы «Ногай» кунакханәсе урнашкан. Әмма миңа, элеккечә ишекне киң ачып, баскычтан безнең редакция урнашкан өченче катка менеп китсәм, анда кайбер язучылар (шул ук бинада Язучылар берлеге урнашкан, редакцияләрдә эшләүче язучылар да бар иде), ә редакциянең үзендә аның хезмәткәрләре очрар кебек. Мин аларның күбесен, курьерлардан һәм китапханәчедән башлап (редакциянең шул ук катта үз китапханәсе бар иде) бик яхшы хәтерлим. Мине ничектер үз итәләр, якты чырай белән каршы алалар иде. Хәер, мине генәме икән…

Матбугат йортының икенче катында – шулай ук редакцияләр, дүртенче катта – Татарстан китап нәшрияты, бишенчедә – данлы Тукай клубы, икенче һәм дүртенче катларда – буфет, анда әти-әни белән керү – үзе бер күңеллелек. Ул вакытта Матбугат йортында ашханә юк иде, соңрак өченче каттан типография белән уртак ашханәгә керү юлы ачтылар.

1950 нче елларда газета мөхәррире Галим абый Рябков була. Кайсы еллардан бирледер, төгәл белмим, әмма шундый гадәт урнашкан иде: 1 гыйнварда көндез редакция хезмәткәрләре балалары белән Яңа ел бәйрәменә җыела. Гыйнвар башында бер атналык ялга күнеккән хәзерге укучыга моңа ышану кыендыр да: 1 гыйнвар бердәнбер ял көне иде (31 декабрь һәм 2 гыйнвар – эш көннәре). Бу әле телевидениесез һәм Яңа елда телевизорга ябышып утырусыз тормыш иде. Бүлмәләрнең берсендә – түшәмгә җиткән, матур итеп  бизәлгән чыршы. Матур киенеп, җыелышып күңел ачу – бу ниндидер күңел күтәренкелеге билгесе түгелме? Соңрак чыршы бәйрәмен Тукай клубында үткәрә башладылар.

Шул катлаулы һәм бик үк тук булмаган елларның энтузиазмын күрсәтүче тагын бер күренеш – бәйрәм демонстрацияләре, алардан башка да бәйрәмне күз алдына китереп булмый. Матбугат йорты янына җыелып, гармунга кушылып җырлап-бию, аннары Бауман урамыннан Ирек мәйданына хәтле күтәрелү… Гаиләләр, шулай ук балалар белән.

Мәктәп яшенә җитүгә, чыршы бәйрәмендә очраша торган «редакция балалары»ннан күпләребез Васильево бистәсенә урнашкан Муса Җәлил исемендәге пионер лагерена бара башладык. Ул заманда барыбыз да диярлек коммуналкада яшибез, бакча санаулы кешедә генә, ә профсоюз бирә торган юлламалар үзе бер зур ярдәм иде. Ял көннәрендә, гадәттәгечә әти-әниләр килә, лагерь янындагы урманда бергәләп, шау-гөр килеп ял итәбез. Кызганыч, безнең буын «редакция балалары»ның кайберләре дөнья куйды инде.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Бауман урамындагы Матбугат йортының өченче катында хәтердә калган кайбер хатирәләрне янә искә төшерим әле: шул ук өченче катта мәдәният эшлеклеләре, артистлар белән очрашулар гына түгел, ә авторларның яңа язган җырларын редакциягә килеп башкару гадәте бар иде. Бер бүлмәдә җыелып, җырны тыңлап, фикер алышу була иде. Шуларның берсе – популяр җырлар авторы Фәтхерахман Әхмәдиев белән очрашу истә калды.

Журналистлар берлеге рәисе Ш.Х. Хамматов булгач, Тукай клубында СССР күләмендә данлы шәхесләр белән очрашулар еш үткәрелде. Ул вакытның иң зур геройлары, билгеле, космонавтлар иде. 1966 елның мартында очучы-космонавт Валентина Терешкова һәм легендар очучы Советлар Союзы герое Георгий Мосолов белән очрашуда Тукай клубы шыгрым тулы иде.

Якынча шул ук елларда СССРда «производственная гимнастика» дигән чара кертелде. Безнең өченче катта да көндезге 11 сәгатьтә хезмәткәрләр, бүлмәләрдән чыгып, озын коридорга тезелеп, радиодан яңгыраган боерыклар һәм музыкага кушылып күнекмәләр ясалды.

Бергәләшеп гөмбәгә барулар оештырыла иде. Шул ук елларда Казанга ук терәлеп торучы Займищеда бакчалы да булдык. Буп-буш ташландык кыр иде ул. Менә шунда йортлар салынды, агачлар баш калкытты. Бакча ширкәтенең бер өлешендә нигездә «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары хезмәткәрләре – (редакторлардан башлап техник секретарьларга хәтле), аннан бер төркем язучылар, үзәк газеталар хәбәрчеләре участоклы булды. Гөлсем апа Халитова, Степан абый Дементьев, Нәкыя апа Вәлиева, Диләфрүз апа Мәгъсумова безнең бакча күршеләре иде. Кичләрен төп аллея авыл урамын хәтерләтте, балалар үзара аралашып үсте. Вакыт уза, бакчаларның шактый өлешен яңа хуҗалар сатып алды, ләкин исеме элеккечә – СНТ «Журналист».

Тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр, әмма шунысы бәхәссез: ул заман кешеләре бер-берсенең шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып, бердәм гаилә булып яшәде. Гомер узган саен уй-фикерләрдә менә шушы хакыйкать өстенлек итә. Башкача булуы мөмкин дә түгел.

Гөлшат Мостафина

 


Фикер өстәү