Рөстәм Гайзуллин: «Бер шалтыратам, ике – алучы юк!.. Шундагы куркуым..»

«Болгар радио»сында «Чәкчәк-шоу» дигән тапшыру бар иде. Күпләр хәтерлидер. Аны Рөстәм Гайзуллин, Марсель Әхмәдуллин һәм Гөлшат Гыймадиева алып барды.

Проект әче таңнан туры эфирга чыга. «Гөлшат мине уяту буенча дежур иде, – дип искә ала Гайзуллин. – Гел шалтыратып уята иде, контрольдә тота иде, йоклап калмасын дип». Беркөнне Рөстәм уянып китә, ә Гөлшат шалтыратмаган. Ярар. Бераз чәйләп ала да радиога чыгып китә бу. Гөлшат һаман шалтыратмый. Рөстәм борчыла башлый, бәлки, үзе йоклап калгандыр дип, Гыймадиевага шалтырата. Бер шалтырата, ике – алучы юк! Инде нишләргә? Гөлшат бит – алып баручы гына түгел, әле пульт артында да утырырга тиешле кеше. Шактый хафага бирелергә өлгергән Рөстәмнең берзаман башына суга – бүген шимбә көн бит, тапшыру чыкмый! Машинасы белән борыла да өенә кайтып китә.


Фикер өстәү