Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Төркиядәге җир тетрәвеннән соң, алты тәүлек узгач, өемнәр астыннан 1 ир-атны коткарганнар

Россия коткаручылары Төркиядәге Белорус һәм Кыргыз коллегалары белән бергә җир тетрәүдән соң 160 сәгатьтән (алты тәүлектән артык) яраланган кешене чыгарганнар. Бу хакта Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода ачыкланганча, ир-атны коткару эшләре дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән, шул исәптән төнлә, корылмалар җимерелү куркынычы булган. «Зыян күрүчегә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы табиблары өем эчендә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Аннан соң аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырдылар», — диелә хәбәрдә.

Өемнәр астыннан ир-атны чыгару кадрларында тәүлекнең караңгы вакытында дистәдән артык коткаручының зыян күрүчене өскә чыгаруы күренә.

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы җир тетрәү узган атнада, 6 февраль иртәсендә булды.


Фикер өстәү