Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чит илдә бала табучы россиялеләрне ана капиталыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында әйткән.
Милонов фикеренчә, хатын-кызлар үзләренә һәм балаларына икеләтә гражданлык тәэмин итү өчен махсус чит илгә китә, шуңа күрә алар Россия социаль программаларына өмет итмәскә тиеш.
— Әгәр ул Аргентинада бала тудыру өчен акча түли икән, Аргентина аның турында кайгыртсын. Алар махсус гражданлык өчен китәләр, бала гражданлык ала. Минемчә, дәүләт Россия әниләренә ярдәм итәргә тели, ә ул Аргентина әнисе булса, Аргентина кайгыртсын, — дип белдерде Милонов.
Депутат фикеренчә, ана капиталын алу өчен ана да, баланың да Россия гражданнары булуын күрсәтергә кирәк. Ул Россиядәге кебек социаль программалар беркайда да юк, дип өстәде.