Газетага язылу

Мөслим районындагы ике авыл бетерелде

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында депутатлар Мөслим районының Үрнәк һәм Удобновка авылларын бетерү өчен тавыш бирде.

Утырышта хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бу авылларда беркем дә яшәми һәм теркәлмәгән, йорт хуҗаларын алып бару турында яңа язмалар кертелмәгән. Үрнәк һәм Удобновка торак пунктлары территорияләрендә юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә объектлары, торак йортлар, корылмалар, башка күчемсез мөлкәт объектлары юк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре