Эрдоган: “Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды, 912 кешенең гомере өзелде”

Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды: табигать афәтенең көче 7,7 балл тәшкил итте. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган коткару эшләрен координацияләү бүлегендә шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Әлегә 912 кешенең һәлак булуы, 5 385енең зыян күрүе мәгълүм. 2 470 кеше коткарылды”, – дигән ул.
Президент әйтүенчә, һәлак булганнарның төгәл санын әйтеп булмый әле. Илнең төрле илләрендә барлыгы 2 818 бина җимерелгән.

“Бу афәтне ничек тә азрак корбаннар белән җиңеп чыгачагыбызга ышанабыз”, – дигән Төркия лидеры.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Төркиянең үзәк өлешендә җир тетрәгән. Белгечләр мәгълүматларына караганда, җир асты тирбәнешләренең үзәге “миллионер” Газиантеп шәһәреннән 26 чакрым ераклыкта булган. Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Төркия һәм Сүриядәге җир тетрәүнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итүдә әзер булуын белдергән. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.


Фикер өстәү