Дәүләт Советы депутатлары, җир тетрәү сәбәпле, Төркия халкының кайгысын уртаклашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин һәм Римма Ратникова Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында булып, гаять күп корбаннарга китергән котчыкмалы җир тетрәү сәбәпле ачылган кайгы уртаклашу китабында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм барлык депутатлар исеменнән Төркия халкына теләктәшлек, юату сүзләре язып калдырды.

“6 февральдә Төркия һәм Сүриядә булган бик көчле җир тетрәү турындагы хәбәр безгә бик авыр тәэсир итте, – дип язды парламентчылар кайгы уртаклашу китабында – Без, тугандаш Төркия халкы белән берлектә, коточкыч табигать казасында һәлак булган меңнәрчә кешенең якыннарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күргән дистәләрчә мең кешенең тизрәк савыгуларын телибез”.
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүчеләр, Россиядәге барча халык кебек үк, Төркиягә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк. “Безнең халыкларыбыз тарихи җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән, – диде ул. – Бу фаҗигале көннәрдә ныклы элемтәләребез һәм тугандашлык мөнәсәбәтләребез тагын да калкурак күренә”.

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әйтүенчә, бөтен республика күләмендә Төркиядә зыян күрүчеләргә ярдәм җыю пунктлары оештырылган. “Кызганычка, табигать казасы беркемне дә аямый. Шуңа күрә безнең бурыч – бәла килгәндә бер-беребезгә ярдәм итү”, – дип билгеләп үтте ул.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, үз чиратында, Төркия халкы өчен бик зур авырлык килгән бер мәлдә теләктәшлек күрсәткән өчен Татарстан парламентына рәхмәт сүзләре ирештерде. “Бүген без Татарстан җитәкчелегенең һәм республикада яшәүчеләрнең янәшәбездә булуын сизеп торабыз, сезгә эчкерсез рәхмәт, – диде ул депутатларга. – Фаҗиганең аянычлы нәтиҗәләрен бергәләшеп җиңеп чыгачагыбызга ышанам”.


Фикер өстәү