«Карадениз» мәчетендә җир тетрәү корбаннарына багышлап хәтем һәм җәмәгать белән дога кылыначак

Иртәгә, 8 февральдә, ТР МДН Биектау мөхтәсибәтенең «Карадениз» мәчетендә Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән дин кардәшләргә багышлап Коръән хәтем кылына башлаячак. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итә. 

Изге Китапны тулысынча укып чыгу Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан Казан ислам университеты каршындагы Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге белән берлектә оештырыла. Коръән хәтеме тәмамлангач, җәмәгать белән фаҗига корбаннары өчен – Аллаһының рәхмәтен, ә җәрәхәт алучыларга шифа бирүне сорап, дога кылыначак.

Әлеге күркәм башлангычка теләгән һәркем катнаша ала.

Чара ястү намазыннан соң (җирле вакыт белән 18:17 сәгатьтә), «Карадениз» мәчетендә башлана. Катнашучылар өчен пылау белән чәй өстәле каралган.


Фикер өстәү