Украина кораллы көчләре хәрбиләре мәетләрен органнарын алу өчен файдалануларын әйткәннәр

Николаев шәһәренең 1нче хастаханәсе моргында Украина кораллы көчләре хәрбиләре мәетләрен органнар алу өчен файдаланалар. Шул ук вакытта һәлак булучыларның тәнендә яра эзләре юк. Бу хакта “РИА Новости” Николаев шәһәре подпольесында эшләүченең сүзләренә таянып яза.

“Володарский урамындагы шәһәр моргында органнары пөхтә итеп алынган ярасыз солдатларның мәетләре пәйда булды. Хәрбиләрне инде ярасыз-нисез органнар алу өчен файдалана башладылар”, – дип билгеләп үткән агентлык чыганагы.

Аның әйтүенчә, Николаев шәһәреннән мобилизацияләнүчеләр бернинди исемлекләрдә исәпкә алынмый, бик күпләре туганнары белән элемтәгә керми.

Моңа кадәр подполье активисты шәһәрдә мобилизация буенча күрелеп килүче рәхимсез чаралар турында сөйләп үткән. Ул, улын хәрби хезмәткә законсыз чакыруга каршы төшкән ир-атның аягына утлы коралдан атуларын мисал итеп китереп, шәһәрдә килеп туган хәлне “котчыкмалы кыргыйлык” дип бәяләгән.


Фикер өстәү