Җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 20 меңнән арткан

Төркиядә җир тетрәү вакытында — 17134, Сүриядә 3162 кеше һәлак булган.

Төркиянең көньягында һәм Сүриядә көчле җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны 20296 кешегә кадәр җитте, дип хәбәр итә «Анадолу».

Агентлык мәгълүматлары буенча, Төркиядә җир тетрәү вакытында — 17134, Сүриядә 3162 кеше һәлак булган. Төркиянең алты төбәгендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Күрше Сүриядә дә көчле тетрәүләр теркәлгән.

Җир тетрәүдән соң: «Күңел елый – ятим калган балалар күп…»


Фикер өстәү